Эльмира Сөләйманованың "Ташлап китмә" җыры тамашачыларда үзенчәлекле фикер тудырган

Эльмира Сөләйманованың "Ташлап китмә" җыры тамашачыларда үзенчәлекле фикер тудырган
Эльмира Сөләйманова "Ташлап китәсең" дигән җырны башкаргач, иреннән аерылган дигән сүз чыгарганнар. Бу җырны элеп куйгач, ул хакта үзеннән дә сораганнар.

"Эльмира, сине иреңнән аерылып киткән дип сөйлиләр, бу дөрес хәлме яки ялганмы, сеңлем. Зинһар ачулана күрмә бу соравыма, кеше сүзенә ышанмыйм", - дип язган Эльмираның иҗатын яратучы агай.

"Юк, дөрес түгел", - дип җавап биргән Эльмира. 

Өч ел рәттән Эльмира Сөләйманованың концертына йөргән берсе исә, "Халык артистына тартмый программагыз. Тәнкыйтьне дөрес аңлавыгызны теләп, яңа сезонда үзгәрүегезне теләп көтеп калучы Илһам", - дип язган.

Илһамга шаккатканнар.

"Ошамагач, өч ел рәттән нигә барып гаеп эзләп йөрисең? 
"Халык артистын син бирәсеңме әллә. Мин ошамасам, икенче бармыйм".
"Ошамаса, өеңдә утыр. Хатын-кыз кебек тәнкыйтьләп язма. Син җырлау түгел, сөйләшә дә белмисеңдер".
"Казанга Кайбычтан бирле барып, акча туздырып, вакыт уздырып ник йөрим диген? Әле өч тапкыр бит!"