Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказов түрәләрнең хезмәт хакы артканга сөенә

Рәфис Атаказов инстаграмдагы сәхифәсендә сөенече белән уртаклашты.

news_top_970_100
Рәфис Атаказов түрәләрнең хезмәт хакы артканга сөенә
Солтан Исхаков

«Ишеттегезме әле: 1 октябрьдән түрәләрнең хезмәт хакын арттыралар. Менә бит! Юк-юк та, бер яхшы хәбәр», — дип сөйли ул.

Рәфис «Аллаһка шөкер» дип яшәргә киңәш итә. «Хәзер тынычлап йокларга була. Аларның хезмәт хаклары җитәме икән дип гел борчыла идем», — ди ул.

Акчасы җитмәгән кешеләргә дә артисттан киңәш бар. «Акчагыз җитмәсә, түрә булыгыз, мөмкинлегегез булса, әлбәттә», — дип шаярта артист.

Инстачыларның күбесе бу хәлне бик хуплый, шаяруны аңлаганнар. «Ачка үлмиләр икән болай булгач, беренче октябрьгә чаклы ничек тә булса ачка үлмәсәләр», «Шатлыктан эчкә җылы кереп китте», - дип язалар.

Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары, аның урынбасарлары, депутат һәм җирле үзидарәнең сайлау органы әгъзаларының хезмәт хаклары 3 процентка артачак. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Хезмәт хаклары быелның 1 октябреннән артачак. Түләү күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирлегендә кече вазифалар төркеме белгеченең оклады 1,03 тапкырга — 11498 сумга кадәр арттырылачак.

Бюджет даирәсенең бердәм тариф челтәре каралмаган кайбер оешмалары хезмәткәрләренең дә окладлары артачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100