Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курчак кебек» - Зөлфәт Зиннуров хатынының яңа образын күрсәтте - видео

Зиннуровлар гаиләсе Яңа ел проектында дуэт башкарган.

news_top_970_100
«Курчак кебек» - Зөлфәт Зиннуров хатынының яңа образын күрсәтте - видео
Расих Фәсхетдинов

Алып баручы Зөлфәт Зиннуров хатыны Гөлназ белән Яңа ел проектында төшкән видеосын инстаграмга куйган. Инстачылар башка вакытта бик тыйнак кына йөргән Гөлназны сәхнә образында күреп сокланганнар.

«Гөлназың курчак кебек», «Синең Гөлназың бик акыллы хатын, сабыр. Сокланам», «Гөлназның күлмәгенә гашыйк булдым», — дип комментарийлар калдырганнар.

«Менә хатының ничек матур. Балалар булмаса, әллә кайчан ычкына идем дип сөйләп йөргән буласың. Син азрак уйла инде. Тагын каян табасың мондый чибәркәйне», «Әкренрәк җырла, Гөлназның тавышын басып китәсең бит» — дип Зөлфәткә шелтә дә белдереп алганнар.

«Бик матур җырлыйсың, Зөлфәт. Гөлназ бик чибәр, сөйкемле, артистлардан бер дә ким түгел. Сәхнәдә гел җырлаган төсле. Син берара җырлар белән бик популярлашкан идең, нишләп ташладың ул җырлавыңны?» — дип сораганнар аннан.

«Хәзер Гөлназ үзенә игътибар таләп итә шул», — дип аңлаткан Зөлфәт сәхнәдә сирәк күренүенең сәбәбен, шаяртып.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100