Гүзәлем: «Әнием дингә килсә, әтием бик шат булыр иде»

Җырчы Гүзәлем Инстаграм битендә сораштыру үткәргән. Күпләр җырчының әти-әнисе белән кызыксынган.

«Мин укытучы һәм нефтьче гаиләсеннән. Әтием Илфак нефть өлкәсендә эшли. Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Үзем нефть институтын тәмамладым, сеңлем дә шул ук институтны тәмамлап, диплом алды. Әтием 7 еллап диндә, хаҗи. Әле күптән түгел авылыбызның имамы итеп куйдылар аны. Вәгазьләрне бик матур, заманча, аңлаешлы итеп сөйли, Коръән укый. Әнием чын хатын-кыз: нәфис, позитив, ягымлы, эшчән. Бик иҗади, биергә, җырларга ярата ул. Әнием әлегә диндә түгел, ләкин ул дингә килсә, әтием бик шат булыр иде», — дип язган җырчы.