Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парлы булу, терәк булу - олы бәхет бу җирдә: татар җырчылары Гаилә көне белән котлый

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Инстаграм татар йолдызларының матур гаилә фотолары белән тулды. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Парлы булу, терәк булу - олы бәхет бу җирдә: татар җырчылары Гаилә көне белән котлый
pixabay.com/ru

Җир йөзендә иң мөһиме - гаилә,

Өйдә сине көтеп ала,

Җылы караш каршы ала,

Матур сүзләр юата.

Саклагыз сез үзегезнең

Гаилә дигән тормышны.

Парлы булу, терәк булу -

Олы бәхет бу җирдә!

Гаилә булгач, шундый булсын,

Тынычлык анда йөрсен,

Матур яшәү мең рәхәт ул

Гаиләң белән бергә булсаң!

Гаилә көне белән!

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!» — дип котлаган Айгөл Бариева.

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән, милләт!" - дип яза Әбри Хәбриев

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе бу көнне туган авылларында, әти-әнисе янында уздыра икән. Алар сәлам юллап видео яздырган.

"Таныш булыгыз, бу - безнен гаилә! Гөлназ-Илсур, Асылбикә-Минтимер", дип язган Илсур Шәрипҗанов.

«Без гаиләбез исеменнән барыгызны да котлыйбыз! Кемнәр парлы, гаиләле, аларга парлы матур гомер телибез!!! Кемнәр әле үз тиңен табып гаилә төземәде, аларга насыйбын табып, үрнәк гаилә булып, бәхетле булуларын телибез!!! Балалар куанычы, елмаюы - тормышның бар яме, рәхәт итеп яшәгез! Яратып, яратылып яшәүгә ни житә», — дип язган Лилия Муллагалива.

Зәйнәб Фәрхетдинова гаилә нигезләре хакында яза.

"Ышаныч, хөрмәт, гореф-гадәтләрне саклау, җаваплылык, гафу итү", - дип санаган ул.

Җырчы Гөлназ Солтанова да бала төшкән фото урнаштырган һәм бәйрәм белән котлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100