Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем язам, күземдә яшь!» - Замирә Рәҗәпова

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова Инстаграм битендә балачагындагы хатирәләрен язган. Замирә кечкенә чагын «самими, рәхәт, мәшәкатьсез чак» дип искә алган.

news_top_970_100
«Үзем язам, күземдә яшь!» - Замирә Рәҗәпова
"Татар-информ" архивы

«Бүген кичкырын шушы фотоны жибәрделәр… Самими чак! Рәхәт чак! Бер мәшәкатьсез, гамьсез чак… Замирәнең әнә шул яшьтәге чагын сагындым.

Дәү әни исән. Тәмле итеп тары белән тәкә пешерер иде, аннары үзе язган ак майны эретеп майлар иде, аның тәмен… Ул вакытта әле Әвешле дә тирән, без чумып-чумып коенабыз… Тау башлары көтү йөргәнлектән тап-такыр… Амбар да гөрләп тора, Алмазия апа янына кереп, Амбар өендә җырлап, конфет эшләп чыгам…

Тау астында кое-бар, күрше Саҗидә апа кареталарын алып төшеп шунда, ерак түгел кер чайкый… Таш кибет. Зәлифә апа «Дәү әниең нинди тәмле әйбер пешерде, әбидкә кереп чыгам, әйт, чәй куеп торсын», — ди…

Урам! Безнең урам! Гөрләп тора… Суфия әби гел капка төбендә, безне — бала-чагаларны сөйләндереп «яңалыклар» белешә. Бераз күзен кысыбрак, ирен читен кыегайтыбрак, ирештерергә сәбәп табып, Мәккиятив абый капка баганасына сөялеп тора…

Мәктәп. Зур булмаган агач мәктәп, күпме шәхесләр тәрбияләгән безнең мәктәп… Клуб. Рүзил абый кино алып кайткан. Әнә арткы ишектән кинобудкага тимер бочкаларны ташый. Бочоклар эчендә кино-ленталар. Бераздан саргылт кагәзьгә зәңгәр буяу белән фильм исемен язып, кнопка белән белдерү язып эләчәк. Индийский булса ярар иде, әни белән кереп без дә карар идек. «Зита, Гита», ди Рүзил абый… Урра, әйбәт кино 10 тапкыр караган, тагын карыйбыз, рәхәт итеп… Аннары кино барганда пленка бер 5 тапкыр өзелә. Арткы рәтләрдә утыручы егетләр сызгыра башлый, имеш өзелде, әйтерсең киномеханик күрми…

Аннары, беләсезме, тагын нәрсәне сагынам… Әни япь-яяяшь! Ут уйната… Үзем язам, күземдә яшь! Дәү әни инде 20 ел була безнең яннан киткәнгә… Әвешле дә саекты, ярларын куе тал баскан… Кое-инде күптән юк, Саҗидә апа да оныкларында яши, соңгы елларны кайтканы юк… Зәлифә апа, Алмазия апа, Суфия әби, Мәккиятив абыйлар күптән бакыйлыкта, рухлары шат булсын.

Тау башларын агач басып килә, елан күп, диләр. Таш кибет тә күптән йозакта… Мәктәп тә юк, янды. Әни дә салмакланды… Ут уйнатмаса да, безне утта биетә үзе тагын, Әлхәмдулилләһ», — дип язган Замирә Рәҗәпова.

Инстачылар Замирәнең язмасын бик ошатканнар: «Тәмле дә язасың, кыз. Үзәк өзелә балачак искә төшеп… Әни исән чакта икенче әле ул… Бик рәхәт һәм бәхетле вакытың, әниле чагың әле, Аллага шөкер… Ииии, ачуланып торсын шунда… Әни, ачулансаң да рәхәт, яшә генә, ди торган идем соңгы елларда», «синең хатирәләр, Замирә, нәкъ, безнең күбебезнеке кебек. Ә бит ул, бала чакта, бер нәрсә дә үзгәрмәс, гел шулай булып торыр кебек иде… Эх, сәпидкә атланып кайтып киләсе иде», — дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100