Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан Илсөя Бәдретдиновага: «Җаның, уең гел апаң белән иде»

Шагыйрә җырчының тирән кайгысын уртаклаша.

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан Илсөя Бәдретдиновага: «Җаның, уең гел апаң белән иде»
https://www.instagram.com/gilusa_shahban/

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмга Илсөя Бәдретдинова турында пост урнаштырган, апасының каты авыруы белән бәйле күңел халәтен тасвирлап язган.

«Лилия апа изге Рамазан аеның матур көннәрендә китеп барды. Урының җәннәт түрендә булсын, Лилия апа. Илсөя апасының изге, саф, чиста күңелле икәнлеген горурланып, озак итеп сөйли иде. Сөйләшкән саен мин аның йөрәгенең әрнүен тоя идем, ләкин юату сүзләрен генә таба алмый идем. Олы, чиксез кайгыңны уртаклашам, Илсөя җаным. Язмыш җаныңа тагын төзәлмәс яра салды. Соңгысы булсын. Раббым сабырлыклар бирсен үзегезгә. Син һәр минутыңны, һәр секундыңны апаңа багышладың. Үзең сәхнәдә көлеп-елмаеп җырладың, биедең, ә күңелең үкседе, елады. Җаның, уең апаң белән иде. Хәлеңнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләдең. Ләкин күп вакыт без нидер үзгәртергә көчсез. Күпме сабырлык синдә. Раббым рәхмәтеннән ташламасын», — дигән ул.

Илсөя Бәдретдинованың Лилия апасы яман шеш авыруы белән көрәште. 6 майда арабыздан китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100