Шәрәпҗанның Сабадагы «грандиоз» концертын тамашачылар ятып карый алган | intertat.tatar

Шәрәпҗанның Сабадагы «грандиоз» концертын тамашачылар ятып карый алган

Бүген Рамил Шәрәпов Сабада 35 кешегә концерт куйган.

Рамил Шәрәпов концертын Саба халкының ятып карау мөмкинлеге булган. Җырчының танылган герое Шәрәпҗан инстаграмда: «Сабалылар, сездә бүген „грандиоз“ концерт була. Кичә Кукмарада халык утырып караса, бүген сез ятып карый алачаксыз. Чөнки 35 билет сатылган», — дип хәбәр итә. «Вообще грандиозный. Әйдәгез, сез мине не валнавайте. Саба халкын кырау суктымы әллә?» — дип тә өсти.

«Сабалыларга ятып та ярый, аларның үзенчәлекле статус», «Без Кильдебәккә килгәч мендек, ярты Саба шунда карагандыр», — дип аңлаталар инстачылар билетлар аз сатылуның сәбәбен.

«Булдырганнар алар. Оренбургта бер елны 28 кеше иде, исеңдәме?» — дип сораганнар.

Рамилне бер инстачы Миякәгә чакырып калган. «Анда маршрут кәгазе сорыйлар бит», — дип каршы җавап язган аңа икенчесе.

«35 сатылган, 65е туган-тумача, шулай итеп 100 кеше була, адаш, кайгырма», — дип юатканнар Рамилне.