Мамадыш кызы "Голос"та барысын да борылырга мәҗбүр итте (видео)

"Голос.Дети" проектының чираттагы тапшыруына Мамадыштан килгән Эмилия Хәйриева Валерий Меладзе командасын сайлады.
Мәктәп укучысы Эмилия мексика халык җыры "Челита"ны башкарып таң калдырды. Аңа Валерий Меладзе, Пелагея, Баста - өчесе дә борылды.

Чыгыш вакытында Дмитрий Нагиев исә Эмилиянең командасындагы милли калфаклы ханым белән кочаклашып торды.



Моңа кадәр Казаннан сукыр кыз Валерий Меладза командасына эләкте, дип язган идек.