Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миләшләрем»нең сүзләре авторы: «Зөфәр җырга хокукларны миннән сорамыйча саткан»

«Миләшләрем» җырын судлашып бүлә башлаганнарын ишетеп, шаккаттым», — дигән Мөдәррис Шакиров.

news_top_970_100
«Миләшләрем»нең сүзләре авторы: «Зөфәр җырга хокукларны миннән сорамыйча саткан»
https://www.instagram.com/tatarclips/

«Миләшләрем» җыры өчен ике җырчы — Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна арасында барган ызгыш җырның авторы Мөдәррис Шакировны да битараф калдырмаган. «Татарча клиплар» төркемендә кызы Алсу аша ул үзенең фикерен җиткергән.

«Мин „Миләшләрем“ җырының сүзләре авторы Мөдәррис Шакиров, җырны судлашып бүлә башлаганга шаккаттым. Дистә еллар җырланган җыр аркасында дәгъвалар башланды. Зөфәр, миннән сорамыйча, җырга хокукларны саткан. Ул җырдан мин акча алмадым, җырланганга шатлана гына идем. Болайга китсә, мин дә судка бирә алам. Иң башта Зөфәрдән башлый алам. Акылыгызга килегез, җырчылар! Кем тели, шул җырласын, халыкка гына ошасын. Ихтирам белән барыгызга да», — дигән Мөдәррис Шакиров.

Җырчының кызы Алсу Шакирова да әлеге җырчылар «Миләшләрем» җыры белән хайп ясарга һәм акча эшләргә ниятләгән дип яза. «Кешеләр кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнеп, бер-берсендә акча эшләп ятмасыннар иде. Минем әтием бу җыр өчен бер тиен дә акча алмаган, ә монда җырга бернинди катышы булмаган кешеләр аның белән хайп ясарга һәм баерга уйлаган», — дигән ул.

Ә халык әлеге җәнҗалның башы җырны Лэйнага сатып җибәргән Зөфәр Хәйретдиновка барып тоташа дип уйлый.

«Зөфәр, картайган көнеңдә шундый юллар белән акча эшләргә оят түгелме?»;

«Картайганнар туймый алар. Балалар, оныклар бар, аларга кирәктер»;

«Дөрес әйтәсез, Мөдәррис, судка бирергә кирәк Зөфәрне»;

«Ул акчаларның игелеген күрергә кирәк. Судлашып алган акчаның кадере булмый аның. Зөфәр Хәйретдиновны бик хөрмәт итә идем, хәзер җырлавын да яратмыйм»;

«Менә халык өчен хезмәт итүче, халык өчен язучы шундый була ул. Җыр сатып, ызгыш чыгарып мәш киләләр. Ә авторы читтә торган тыныч кына. Бу автор җырны чын күңелдән, кемгә ошый, шул җырласын дип язган. Ә болар талашып, тавыш чыгарып, җыр бүлешәләр. Җыр ирекле булганда гына еш җырлана», — дигән фикерләр калдырганнар инстаграмда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100