Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлап йөрисе дә юк» - Ранис Габбасов әнисенең бакчасында чүп утый

Җырчыны әнисе видеога төшергән.

news_top_970_100
«Җырлап йөрисе дә юк» - Ранис Габбасов әнисенең бакчасында чүп утый
https://www.instagram.com/ranisgabbazov/

Ваһапов фестиваленең иң билгеле җырчыларының берсе Ранис Габбазов авылда әнисенең парнигында чүп утаган видео куйган.

«Ашаган белми, тураган белә. Чүп утарга яратмыйм, утамыйча булмый, помидор булмый», — дип язып куйган җырчы.

Парникта помидор үсентеләре мулдан утыртылган. Кыяр да үсә, башка үсентеләр дә бар.

«Менә улым кайтты. Бераз булыша. Менә мондый кызык үсентеләр дә бар. Нәрсә икәнен белмим, бирделәр», — ди Ранисны видеога төшергән әнисе.

Инстачылар арасында билгесез үсентеләрне танучы да табылган. «Ул әйберләрегез физалис, помидор кебек ул, аннан варенье да кайнаталар», дип комментарий калдырган инстачы.

«Помидор үсентеләрен сатасызмы», дип кызыксынучыларга җырчының әнисе сатарга әзерлеген әйтеп җавап язган.

«Җырлап та йөрисе юк», — дип комментарий калдырганнар Ранис Габбасовка.

Инстачыларның күбесе җырчының гаиләсенең уңган булуын ассызыклаган һәм «күз тия күрмәсен» дип борчылып язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100