Әнвәр Нургалиев әнисенә кар көрәшәсе урында аны видеога төшергән?

Җырчы Әнвәр Нургалиев туган ягына кайтып килгән.
Инстаграмда урнаштырган видеоcы янына ул: "Әти-әни янына кайтып килдем әле. Дарулар, күчтәнәчләр алып кайттым, әзрәк салкын тигән, көннән-көн олыгаялар", дип язган.

Видеодан күренгәнчә, Әнвәрнең апасы, җизнәсе һәм әнисе кар көрәп йөри. Әнвәр аларны видеога төшерә. Хатын-кызлар, гадәттәгечә, матур төшәме-юкмы икәне турында борчыла. Җырчы аларны "видео бу"  дип тынычландыра.

Комментарийларда Әнвәрне шелтәләүчеләр бар: "Дару алып кайткансын, молодец, карларын кем көри?" дип язалар аңа.