Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил Гәрәев энесе Марат белән үзара мөнәсәбәтенә ачыклык кертте

«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев «Яңа йолдыз» проектының икенче сезонында катнашучылар, булачак «Татар җыры» фестивале, бертуганы Марат Гәрәев белән мөнәсәбәте турында сөйләде.

news_top_970_100
Камил Гәрәев энесе Марат белән үзара мөнәсәбәтенә ачыклык кертте
Салават Камалетдинов

«Барс Медиа»ны 21 ел җитәкләгән Марат Гәрәев 2018 елның августында үз теләге белән вазифасыннан китте. Былтыр Марат Гәрәев ширкәттән бөтенләйгә китеп барды. Моның сәбәбен ул акционерлар — шул исәптән бертуган абыйсы Камил Гәрәев белән килешә алмавы белән аңлаткан иде. «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев үз фикерен белдерде.

Сез «Яңа йолдыз» проектының икенче сезонында катнашучыларны ничек бәялисез?

Быел конкурсантлар бик матур, алар инде профессиональ җырчы булырга әзер. Профессиональ компания буларак, без аларга бөтен яктан да ярдәм итәргә әзер.

Соңгы арада яңа исемнәрнең чәчрәп чыкканы юк кебек, ул нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

Безнең халык җырчыларга бай. Аларга мөмкинлекләр бирергә кирәк. Яшьләрнең тырышлыгы күренә, киләчәктә яңа йолдызлар булыр дип уйлыйм.

Мәсәлән, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова исемнәре халык арасына бик тиз кереп киткән иде. Нишләп хәзер андый җырчылар юк?

Алар гына түгел, Гүзәл Уразовалар, бездән чыккан бик күп җырчылар бар.

Әйе, әлбәттә, тик яңалар алай халык арасына килеп керми әле…

Һәр җырчыга да билгеле булу яки хит китереп чыгару өчен вакыт кирәк. Ул җиңел генә була торган әйбер түгел, тырышып эшләргә кирәк. Соңгы вакытта бу өлкәдә эшләүче яшьләр дә күп, шуңа күрә күренмиләрдер. Талантлы кеше үз юлын таба ул, йолдыз була.

Яңа җырчыларны күзәтеп барасызмы?

«Яңа йолдыз»ны карап барам. Узган елда җиңүчебез безнең белән эшли, җыр, клип яздырдык. Ул киләсе «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясаячак.

Эльвира Мифтахова турында сүз бара, әйеме?

Әйе.

Башка финалистлар белән эшләмисезме?

Алар белән җырлар яздыру буенча эш алып барабыз. Конкурс җиңүчесе белән эшләргә, аны күтәрергә, бөтен яктан ярдәм итәргә тырышабыз. Чыккан талантлар үз юлларын табар дип уйлыйбыз.

«Татар җыры»на әзерлекне ничек бәялисез?

Быел үзенчәлекле ел, чөнки тарихта беренче тапкыр ике елның «Татар җыры» халыкара фестивале бергә үтәчәк. 2020 һәм 2021 ел нәтиҗәләре була. Быел фестиваль беренче тапкыр «Казан Экспо»да, халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров исемен йөрткән концертлар залында узачак. Шуңа күрә дулкынланып көтәбез ул вакыйганы.

Яңа мәйдан, димәк.

Яңа мәйдан, яңа урын, шәһәрнең читендәрәк, шуңа да карамастан халыкның килүен көтәбез. Барысы да санитар нормаларга туры киләчәк, әлбәттә. Бөтен кешенең дә коды булырга тиеш.

Нигә «Казан Экспо» сайланды?

Безнеңчә, «Казан Экспо» - профессиональ концерт залы, анда тамашачыга да урын күбрәк, бөтен яктан да эшләргә, күрсәтергә була, шуңа күрә ул урынны сайладык.

Хәзерге пандемия шартларында чараны ничек күзаллыйсыз? Тамашачы ничек кабул итәр?

Тамашачы сагынгандыр дип ышанабыз. Җыр бәйгеләрен, концертларны, фестивальне дә сагынгандыр. Яңа тамашачы да килер дип көтәбез. Без аларга бик матур фестиваль вәгъдә итәбез, үзебезнең серләребез бар.

Соңгы арада җыр авторлары, җырчылар арасында төрле конфликтлар килеп чыга, ул ни белән бәйле дип уйлыйсыз?

Һәр өлкәдә ниндидер конфликтлар булырга мөмкин. Үзебезнең якта андый конфликтлар күрмибез. Без язучылар, аранжировка ясаучылар белән эшләргә әзер. Аларның күп булуына без шат кына. Алар билгеле булсыннар, иҗади эшләрен матур башкарсыннар, шуның белән генә безнең эстраданы, җырны күтәреп була.

Хәзерге вакытта «Барс Медиа”ның финанс хәлен ничек бәялисез?

«Барс Медиа”ның финанс хәле бик әйбәт. Дөресен әйткәндә, соңгы ике ел матур түгел. Концертлар саны кимеде, телевидение, радиода эшләве бик җиңел түгел, ләкин без тырышабыз. Яшь профессиональ команда яңалыкларны тиз кабул итә. Безнең алда матур киләчәк.

Яшь җырчылар һәм сәхнәдә озак еллар чыгыш ясаган җырчылар арасында конкуренция сизеләме?

Конкуренция була инде. Олырак яшьтәге артистлар яшьләрне һәрвакыт сизә, яшьләр тырыша. Башка өлкәдәге кебек монда да конкуренция булырга тиеш дип уйлыйм.

Соңгы арада челтәрле бизнес турында бик күп сүз булды, Сезнең фикерне дә беләсе килә.

Челтәрле бизнес нәрсә ул?

Сетевой маркетинг.

Юк, мин белмим аларны, ул өлкәне белмим. Ишеткәнем юк. Мин башка бизнестан башлаган кеше, ул өлкәне белмим.

Былтыр бертуганыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне бик борчылып күзәтеп бардык, хәзерге дуслаштыгызмы?

Без туганнар белән һәрвакыт дус, безнең арада каршылыклар юк. Татар халкында туганлык - иң зур әйбер.

Нигә кайбер йолдызлар сүнә?

Ул бит табигый әйбер. Йолдызлар янып тора, йолдызлар сүнеп тора. Йолдызлар күп булсын, без шат, йолдызлар сүнми, халыкка хезмәт итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100