Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфаны космостан матур итеп фотога төшергәннәр (кызыклы фактлар)

Космонавт Сергей Рязанский Уфа шәһәре мәйданында Париж хәтле җиде шәһәр сыя, ди.

news_top_970_100
Уфаны космостан матур итеп фотога төшергәннәр (кызыклы фактлар)
Владимир Васильев

Космонавт Сергей Рязанский Уфа шәһәрен галәмнән фотога төшергән. Ул мегаполисларның төнге сурәтләре бик матур булуын яза. Бу юлы ул Россия шәһәрләренең берсен күрсәтәсе килүен сөйли, Уфа турында кызыклы фактлар да китерә. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

«Мин төрле шәһәрләрне фотога төшерергә яратам. Бу юлы мин аның мәйданына Париж кебек җиде шәһәрне урнаштырырга мөмкин булган Уфа турында сөйлисем килә», — дип яза космонавт Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә, Уфаның орбитадан төшерелгән сурәтләре янына.

Космонавт белешмәсе буенча, «Уфа — Россиядә иң киң шәһәр: биредә бер кешегә шәһәрнең 700 квадрат метр чамасы мәйданы туры килә. Уфа — киңлеге буенча Россиядә өченче урында, аның алдыннан Сочи һәм Волгоград кына. Мәйданы буенча ул Заполярный, Норильск, Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Пермьнән соң җиденче урында. Уфа - шәһәрдә яшәүче бер кешегә туры килә торган яшеллек мәйданы (220 квадрат метр) буенча Россиядәге миллионник-шәһәрләр арасында алдынгы урында». 

Рязанский болай ди: «Уфа турында тагын бер яхшы факт: шәһәргә нигез салынганнан бирле аны беркем дә яулап алмаган. Шәһәр стеналары күчмә халыклар һөҗүменә дә, дүрт айлык камалышка да, Пугачев восстаниесе вакытында оештырылган ике штурмга да чыдаган».

Ләкин Уфаны Колчак армиясе яулап алган дигән мәгълүмат та бар. Бу турыда Уфа.Аиф сайты язган булган.

Бөтен Көнчыгыш фронт буенча көчле контрһөҗүмнең унынчы көнендә, 1919 елның 13 мартында, Уфага Аклар армиясе керә. Моңа кадәр Бөре районында фронтны өзгән генерал Ханжинның бик шәп маневры нәтиҗәсендә большевикларның Уфадагы 5нче армиясенә чолганышта калу куркынычы барлыкка килә, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100