Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның гәүдәсен тикшерә

Җырчы әле купальниктан фото элә, әле матур итеп атлаган видео куеп, виртуаль дусларының күңелен җилкетә.

news_top_970_100
Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның гәүдәсен тикшерә
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бу арада инстачыларның тынычлыгын алды. Ул ваннада купальник киеп төшкән фотосын куеп, буй-сынын күрсәтте. Аннары матур итеп атлаган видеосын куйды.

«Кемгә нәрсә исбатлыйсыз соң? Кирәкме ул сезгә яки безгә кирәкме?», «Бер дә килешми», «Менә бу артык, матур да түгел», «Вәт китте замана», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Җырчыга мондый комментарийлар ошамаганлыгы җавапларында күренә: «Хәзер мин бер кешегә дә бернәрсә дә исбатламыйм. Теләгән әйберемне генә эшлим», «Бигрәк оятсыз инде мин, әйеме?»

Әлбәттә, инстачылар арасында җырчының буй-сынына сокланучылар да бар. «Табигать, дисциплина һәм хезмәт» дип язучыга: «Генетика да үз ролен уйный», — дип җавап биргән җырчы.

Видеода җырчы арттан төшерелгән, ул алды белән борылып аякларын да күрсәтеп ала. Видео янына: «Мәрхүм әни әйтә торган иде: кешене кайгыртканда үзеңне онытма», — дип язып куйган ул.

Видео янындагы комментарийларда җырчының арт ягын тикшергәннәр. Бу төркем инстачылардан җырчыны яклаучылар табылган. «Буй-сының шәп», «Үзләре эш майтара алмаучылар шулай яза», «Үзеннән булмаганнар хурлый инде. Дилә, молодец! Буй-сынны сакларга бик зур көч кирәк. Бала тапкан хатын-кызларга, бала тапмаган кызларга, ашап симереп ятканнарга шаккатырга кирәк».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100