Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туксанынчы елларда халык иң яратып караган кино нинди булган?

«Один дома», «Титаник» фильмнары да исемлеккә кергән.

news_top_970_100
Туксанынчы елларда халык иң яратып караган кино нинди булган?
https://pixabay.com

Америкадагы Frontier Communications компаниясе 1990 елларда иң популяр булган фильмнар исемлеген төзегән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Компания дөньядагы 100 илдәге кулланучылар интернетта еш эзли торган фильмнарны тикшергән. Шулай итеп, «Форрест Гамп» фильмы иң популяры булып чыккан. Бу картина белән 22 илдә яшәүчеләр барыннан да ешрак кызыксынган.

Икенче урында «Один дома» фильмы. Аны 20 илдә яшәүчеләр еш эзли. 

Өченче урында «Парк Юрского периода» фильмы.

Шулай ук «Привидение» фильмы популяр, аның белән 12 илдә кызыксынганнар. «Титаник» киносын 11 илдә яратканнар. 

Туксанынчы елларда яратып карый торган фильмнар исемлегендә «Люди в черном», «Король Лев», «Алладин» «Терминатор 2: Судный день» һәм «Армагеддон» бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100