Айгөл Бариева үзен "оятсыз" дип атамасыннар өчен нәрсә эшләгән?

Татарстанда быел беренче тапкыр су коенганда төшкән видеосын җырчы инстаграмда күрсәтте.
"Иделдә коенам дип уйлаган идем, Зөягә коя торган Щука елгасы булып чыкты" дип язып куйган ул.

Айгөл суның чисталыгына шаккатуын да язган. Ап-ак купальнигы белән рәхәтләнеп су кергән. Тик видеосын инстаграмга куяр алдыннан кыскарткан. "Алайса тагын "оятсыз Айгөл" дип язачаклар", - дигән ул. Оялырлык нәрсә эшләгәндер - анысы билгесез.