Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров хатынын ял иттергән

Шоумен кызлары белән балыкка барган

news_top_970_100
Зөлфәт  Зиннуров хатынын ял иттергән
Салават Камалетдинов

«Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров дуслары, кызлары һәм эте белән балыкка барган. Ул ялдан фото һәм видео куйган. Видеода балаларның әтиләре балык тота, су коена, шашлык пешерә.

«Биектау районы Ташсу авылы янындагы күлләргә барып карадык. Чиртә, ләкин вак. Аның каравы, балалар рәхәтләнеп ял итте! Әтиләр оештырган ял бу, аналары да балалардан ял итте», — дип язган Зөлфәт Зиннуров.

«Нишләп бер дә әниләрен алып бармыйсыз, гел үзегез генә йөрисез?» — дип сораган игътибарлы инстачыга: «Әниләре бездән ял итә», — дип җавап биргән ул.

«Менә бит, матур итеп әниләре дип яза беләсең. Алайса гел аналары дип язасың», - дип комментарий калдырган Зөлфәтнең тагын бер игътибарлы дусты.

Инстачылар Зөлфәтне яхшы әти, дип мактаган.

«Яратам шундый әти кешеләрне — балаларын барлап, гаилә белән бергә күңелле ял итүче», «Дөрес әйтәсең, әниләренә дә ял кирәк, бераз әтиләре белән булса да әйбәт», «Булдырасыз», — дип комментарий калдырганнар.

Шоумен «попутчик» балык та эләктергән. Нинди балык икәнен беләсегез килсә, видеоларны «шудырып» карагыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100