Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәңге туза торган түгел» - Рамил Шәрәпов урамдагы бабайдан олимпийка сатып алган

Юморист Рамил Шәрәпов кызыклы видеоларында киеп төшә торган олимпийкасының табылу тарихын сөйләде.

news_top_970_100
«Мәңге туза торган түгел» - Рамил Шәрәпов урамдагы бабайдан олимпийка сатып алган
Рамил Шәрәповның Инстаграм битеннән

«Апрель ахырлары иде. «Балалы солянка» хит-парады съемкасына китеп барыш. Урамга чыктым. Карыйм — чүп сала торган контейнерлар янында бер бабай шешәләр җыеп тора. Өстенә мин күптән эзләгән, хыялланган олимпийка кигән! Ике дә уйламыйча, бабай янына килдем. Ничек сүз башларга инде?

Ул арада бабай китәргә җыенды. «Здраствуйте-исәнмесез!» дип туктаттым моны. Урысмы, татармы белгән юк бит әле. Бабай куркып калды. «Что вам надо?» ди. «Извините пожалуйста… Я артист татарской эстрады. Мы кино снимаем… Сезнең олимпийкагыз бик ошады, образыма да бик туры килә, миңа ул бик кирәк. Бушка түгел, сез миңа аны сата алыр идегезме?» — дим. Бабай ике дә уйламыйча, шунда ук ризалашты. Олимпийкасын салды да, акча бирергә җыенганда уйлап куйдым: урамда салкын, җилле көн. Өстенә кияргә киеме булыр микән соң бабайның?! «Көтеп торыгыз әле, мин хәзер чыгам», — дип өйгә кереп киттем.

Узган язда кигән кызыл курткам бар иде, быел кимәдем, шуны бабайга бүләк итәргә уйладым. Алып чыккач, бабай сразу киеп куйды, яшәреп, җанланып китте малай (әлбәттә, олимпийка бәясен акчалата да түләдем). Аны күреп бик куандым. Әле иң кызыгы — без ул бабай белән охшашканбыз. Каш, борын, гәүдә… Кешегә яхшылык эшләү шундый рәхәт бит ул! Моны мактану өчен яза дип уйлый күрмәгез, бу бары тик олимпийканың кызыклы тарихы белән уртаклашу гына.

Әле беркөнне эскәмиядә утырып торганын күрдем. Өстендә мин бүләк иткән кызыл куртка иде», — дип язган ул.

«Бабай сиңа охшаган ич», «Бу куртка белән хәтта бабай да Шәрәповка охшап калган», «Афәрин зур савап җыйгансың», «Шарапҗанның әтисе дип торам», «Бу бабай барыбер туганың ахрысы бит, кашлары сезнең заводныкы», «Бу мәңге туза торган кием түгел», «Кызыл куртка да яраган бит әле», «Бабай да куанып кисен, сиңа да яңа имиджың уңышлар китерсен», — дип фикерләрен җикергән артистның инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100