Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Салават Фәтхетдиновка: «Сарык йоны алырга Рифат Зариповны чакыр»

Җырчы мал-туарын видеога төшереп, инстаграмга куйган.

news_top_970_100
Инстачылар Салават Фәтхетдиновка: «Сарык йоны алырга Рифат Зариповны чакыр»
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов инстадусларын үзенең зур хуҗалыгы белән таныштыра. Кечкенә бозау, токымлы сарыклар, кәҗә бәтиләрен видеога төшереп йөри. Кош-кортларын күрсәтергә дә онытмый. Үзләре чыгарып үстергән күркә, әтәч-тавыклар турында яратып сөйли. «Күрегез әле матурлыкларын», — ди җырчы.

Инстачылар Салават Зәкиевичның Рифат Зарипов белән дус булуына ияләшеп бетте. Рифат укытучысында әле май яза, әле агач утырта. Бу юлы җырчының виртуаль дуслары сарыкларның йонына алынмаган булуына игътибар иткәннәр. Бу җаваплы эшкә Рифатны чакырырга кушканнар.

«Сарыкларыгызның йонын алмадыгызмыни?», «Салават улым, сарыкларыңнын йоннарын алырга кирәк, аларда талпан бик күп була. Бөтен ашаганнарын шул зәхмәт суырып бара», «Инде киезләнеп беткән бит йоннары», «Сарыкларыгызның йонын алыгыз инде, тилмертмәгез шуларны», «Рифатны сарык йонын алырга чакырырга кирәк, Салават Зәкиевич», — дигәннәр.

«Ай-яй, Салават абый, тавыкларың бигрәк купшы. Мина бик охшады, бүләк итеп бер тавыгыңны бирмәссеңме икән?», » Кара тавыкның күкәе нинди төстә була ул? , «Әтәчләрегезне ничә сумга сатасыз?», — дип тә кызыксынучылар булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100