Иртә торган хатынга караганда, яхшы кәефтә уянган хатын-кыз әйбәтрәк - Ләйлә Дәүләтова

"Авылда йоклап ятып булмый шул, сеңлем җаным, сыер мөгри, саварга кушып", - дип искә төшерә шагыйрәнең инстадуслары.
Шимбә иртәсендә Ләйлә Дәүләтова инстаграмга матур фото куйды һәм шуның янына "Хәерле иртә, җәмәгать. Бүген ничәдә торсагыз да ярый. Иң мөхиме - яхшы кәефегезне уятырга онытмагыз. Иртә торган хатынга караганда, яхшы кәефтә уянган хатын-кыз әйбәтрәк. Шулаймы, егетләр?" - дип язып калдырды.



Инстадуслары арасында Ләйләнең бу фикере белән килешүчеләр шактый.

"Авылда йоклап ятып булмый шул, сеңлем җаным, сыер мөгри, саварга кушып", - дип язган кеше генә дөньяда эш тә бар икәнен искә төшереп куйган.