Илназ Сафиуллин өйләнә

Җырчының йөргән кызы кияүгә чыгарга ризалык биргән.
Илназ Сафиуллин инстадуслары белән сөенечен уртаклашты.

"Ул әйе дип әйтте", дип язып куйган Илназ инстаграмдагы битендә.

Дуслары җырчыны котлый, бәхет тели. Без дә матур теләкләргә кушылабыз.



Апрель башында Илназ рус телендә яңа клип тәкъдим итте. Клипта аның йөргән кызы Айгөл Хуҗина төшкән.


Айгөл бергәләп ял иткән вакыттагы видеоларын ютубка урнаштырган иде.