Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов сыерчыкларга дистәдән артык оя ясаган

Җырчы кош ояларын видеога төшергән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов сыерчыкларга дистәдән артык оя ясаган
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ярдәмчеләре белән кошларга оя әзерләүләрен һәм аларны каен агачына элеп куюларын видеога төшергән.

«Хөрмәтле дуслар! Эш юк хәзер. Ярдәмчеләрем белән ике көн буе сыерчык оясы ясадык. 12 ояны төрле төсләргә буяп карадым әле. Менә монысы — кечкенәсе чыпчыкка. Тик ятмагыз. Менә шулай табигатьне булса да сөендерик», - дип тә язган ул.

Салават Фәтхетдинов кош ояларын элгәнне дә видеога төшергәндә инстачыларның комментарийларын укып, киңәшләрен истә тотуы турында әйтә. «Ояларны буярга ярамаганын да беләм. Менә бәлки, бәлки дип кенә буяп куйдым. Менә карарбыз, ничек булыр», — ди ул.

«Салават абый. Ояны бер-берсенә якын куймагыз. Алар үзләренең территорияләрен саклап, үзара сугышачак»;

«Якын куярга ярамый. Аның берсенә генә оялый сыерчык. Без дә шулай якын итеп куйган идек ояларны, аннан икенче елны аерып куярга туры килде. Аергач, барлык ояга да кошлар килә башлады»;

«Бик яхшы эш. Әмма агачны шуруповерт белән яраламагыз, зинһар. Ояны бәйләп куеп та була бит», - дип инстачылар киңәш бирүләрен дәвам иткән.

«Салават абый! Молодец та инде сез», «Яхшылык җирдә ятмый… Сезгә меңе белән кайтыр, Алла теләсә. Нинди изге эшләр башкарып, башкаларга үрнәк күрсәтәсез», - дип сокланган тугры тамашачылары.

«Нигә үзегез күренмисез, алайса сез эшләгәнгә күңел ышанмый», - дип шикләнгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100