Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева иренең кабере янында: «Мондый көнне ничек килмисең ди?»

Җырчы бүген мәрхүм иренең туган көне булуы турында яза.

news_top_970_100
Винера Ганиева иренең кабере янында: «Мондый көнне ничек килмисең ди?»
https://www.instagram.com/vinera_ganeeva_official/

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановның каберен зыярәт кылган. Аның белән бергә зиратка Камил әфәнденең дуслары һәм туганнары да барган. Җырчы бүген мәрхүмнең туган көне булуы турында яза.

«Мондый көнне ничек килмисең ди янына. Догаларымны укыдым, Камилемә рәхмәтләремне әйттем, 35 ел мине кадерләп, мәхәббәттә яшәткәненә. Бүген дуслары да килделәр, рәхмәт яусын! Камилем ихлас, якты, намуслы, ярдәмчел кеше иде. Җаныкаемның урыны оҗмахта, Фирдәвес җәннәт бакчаларында, мин беләм», — дип язган Винера Ганиева.

«Камилнең туган көненә миннән кечкенә генә бүләк, кабул итеп алыгыз», — дип, җырчы инстаграмга Гөлнур Галимова иҗат иткән шигырьне урнаштырган.

Туган көнең бүген синең иркәм,

Килдем синең янга сагынып.

Чәчәкләргә күмдем кабереңне,

Карап тордым озак табынып.

Синең янда шундый рәхәт миңа,

Бөтен кайгыларым онытам.

Синең кабереңә, Камилем.

Беркайчан да эзне суытмам.

Дусларың да сине юксына бит,

Гел хәлләрем белеп торалар.

Синең эшне дәвам итәр өчен

Матур гына теләк коралар.

Сиңа гына барлык җырларым да,

Сиңа гына килер язларым.

Сиңа гына, бәгърем, сиңа гына,

Йөрәгемдә йөрткән назларым.

Винера Ганиева комментарийлар язуны чикләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100