Илназ Гариповны Казаннан чыгармаганнар

ЮХИДИ хезмәткәре Илназ Гариповны Казан-Чаллы юлына чыгарудан баш тарткан.
“Кичә Чаллыда концертым булырга тиеш иде. Тик һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәре безне трассага чыгармады. Машиналарны юлга сайлап кына чыгаралар. Ford Tranzit микроавтобусында йөртүче белән бергә 9 кеше идек, аппаратуралар бар иде. Йөк машиналарын һәм автобусларны чыгармыйлар, дип кире кайтып җиңел машиналарга күчтек. Алай да безне Чаллы юлына чыгаручы булмады”, - дип сөйләде Интертатка Илназ Гарипов.