Илсөя Бәдретдинова йөкле курчак тапкан

Илсөя Бәдретдинова йөкле курчак тапкан
Җырчы Илсөя Бәдретдинова йөкле курчакка шакката. Видеоны ул инстаграмына куйган.

"Ә без бәләкәй чакта әни безне кибеттән алган дип уйлый идек", - дип сөйли Илсөя. Курчакның корсагын ачып, бәбиен алып кулына тотып карый, гаҗәпләнә.

"Әле ярый бәбәй ясый торганын чыгармаганнар", "Ахырзаман җитә", "Белеп үссеннәр", - дип язалар инстадашлары.

Илсөя бәби булып елап та күрсәтә. "Бик охшаш итеп еладыгыз", - дип язалар Илсөягә.