Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсенә җырчы үзе яраткан артистлар чакырылган

Концертларда легендар җырчының үзе исән вакытында хөрмәт итеп аралашкан, җырларын яратып тыңлаган артистлар катнаша.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсенә җырчы үзе яраткан артистлар чакырылган
Илһам Шәрифнең шәхси архивыннан

16 сентябрь көнне Уфаның Яшьләр сараенда, 18 сентябрьдә Казанның УНИСК концертлар залында Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәләре үткәрелә. 

Концертларда легендар җырчының үзе исән вакытында хөрмәт итеп аралашкан, җырларын яратып тыңлаган артистлар катнаша. Бу хакта «Интертат»ка Хәмдүнә Тимергалиеваның продюсеры Илһам Шәриф сөйләде. 

«Татар-башкорт эстрадасында җырчылар бик күп. Барысын да чакырып бетереп булмый. Хәмдүнә апа үзе исән булса, концертында кемнәрне күрергә теләр иде, шуларны чакырдык. Алар апа үлгәч тә иң беренче булып шалтыраткан, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иткән кешеләр дә әле. Дөрес, сентябрьгә кадәр исемлек әле тулыландырылачак. Кайбер артистлар белән сөйләшмәгән. Мәсәлән, Казан концертына Салават Фәтхетдиновны да чакырырга ниятлибез. Салават абый үз концерт сезонына әзерлек белән мәшгуль, шуңа әлегә аны борчыйсым килмәде», — ди ул. 

Илһам Шәриф әйтүенчә, концертлар ниндидер махсус сценарий буенча бармаячак. «Хәмдүнә апа гомер буе сценарийлар яратмады. Үзе дә концертларында ничек бар, шулай, экспромтом сөйли иде. Искә алу кичәсе дә ирекле форматта узачак. Гади генә, Хәмдүнә апаның үзе кебек якты бер чара булыр дип өметләнәм. 

Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барачак. Аның әдәби, матур сөйләмен апа бик ярата иде. 

Башкортстанның Борай районында искә алу кичәсен октябрь аена күчерергә туры килде. Районның бер урамына Хәмдүнә апа исеме биреләчәк», — дип сөйләде Илһам Шәриф. 

Концертларга Хәмдүнә апаның бертуганнары килү-килмәү мәсьәләсе белән дә кызыксындык.

«Алар өчен мин җавап бирә алмыйм. Апасы белән сеңлесе Уфада яши. Килсәләр, бик әйбәт булыр. Барысы өчен дә ишекләр ачык», — диде Илһам. 

Хәмдүнә апа 2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат булды, «Курган» зиратында җирләнде.

  • «Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, „туганнары“ табылды»
  • Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы әманәте: «Миңа зур, балкып торган һәйкәл куйдырырсың»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100