47 яшьлек Сергей Безруковның бишенче баласы туган | intertat.tatar

47 яшьлек Сергей Безруковның бишенче баласы туган

Актерның хәзерге гаиләсендә бу бала өченче булып туган.

47 яшьлек Сергей Безруков белән 38 яшьлек режиссер Анна Матисонның уллары туган. Бу хакта актер үз аккаунтында хәбәр иткән һәм хатынына өч баланы да таптырган табибка рәхмәт сүзләрен дә язган.

Актер 5 яшьлек кызы Мария белән 2,5 яшьлек улы Степанның энекәшләре белән танышу вакытын видеога төшереп алган. Алар яңа туган улларына Василий исемен сайлаган.

Сергей Безруковның актриса Кристина Смирновадан кызы Александра һәм улы Иван да бар.