Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабантуй рухын онытмыйбыз» - Ильяс Халиков онлайн Сабантуй оештырып, тәкә алган

Тамада, «Минбар» татар-дини театрының җитәкчесе Ильяс Халиков онлайн Сабантуй уздырган. Инстаграм битендә онлайн Сабантуй бәйрәменең видеосын куйган. Ул инстачыларны халкыбыз бәйрәмнәрен онытмаска өнди.

news_top_970_100
«Сабантуй рухын онытмыйбыз» - Ильяс Халиков онлайн Сабантуй оештырып, тәкә алган
Рамиль Гали

«Быел Сабантуйлар башкача уза. Шулай да, халкыбыз күңелендә Сабантуй аерым урын алып тора. Һәркем бәйрәмне гаилә форматында үткәреп, тәрбияви рәвештә уздырса, традицияне хөрмәт итү, балаларга дөрес үрнәк күрсәтү булачак.

Без дә гаилә форматында онлайн Сабантуй уздырырга булдык. Матур булды! Булмый ни?! Тәкәсе үземә булды бит! Сабантуйның кунаклары да дәрәҗәле иде: Вакыйф Дәүләтшин — Россиянең атказанган тренеры, Ислам Халиков — көрәш буенча спорт остазы, Инсаф Хәсәнов — Кукмараның өйләнмәгән, көрәшче егете.

Тамашачылар — Исламия, Хәнифә, Камалия, Кадирә Халиковалар! Әлбәттә, онлайн караучылар күп булачак! Бүләкләр дә көчле иде! Көрәш батырына — тәкә! Икенче батырга — кәҗә! Шуңа өстәп, бәйрәм табыны! Балалар өчен уеннар. Бәйрәмнәр белән, милләттәшләр! Барыгыз да тәкә ите ашарга килегез, анысы да онлайн форматта! Көтеп калабыз!» — дип язган ул.

Инстачылар Ильяс Халиков оештырган онлайн Сабантуйны бик рәхәтләнеп караганнар.

«Ильяс хәзрәтләре, сез бик афәрин кеше! Сезнең белән Сабантуйда йөргән кебек булдык», «Әйбәт булган бу! Әкияттәге кебек», «Битлек кигәннәр, ә перчаткалары кайда?», «Эчтем, мыекны чылатты, тамакка кермәде», — дип яза инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100