Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә килешми күлмәгең» — Зинира Рамазанованың кыска күлмәген ошатмаганнар

Зинира белән Ризат Рамазановлар инстачыларга яңа образларын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
«Бер дә килешми күлмәгең» — Зинира Рамазанованың кыска күлмәген ошатмаганнар
Салават Камалетдинов

Иҗади гаилә Зинира белән Ризат Рамазановлар виртуаль дусларына яңа образларын тәкъдим иткән. Инстачылар ике төркемгә бүленгән. Бер төркем яңа образларны ошаткан, икенче төркем «килешми», дип бәяләгән.

«Бик килешә, озынын әби булгач киярсең», «Яшь чакта, килешкәндә, киеп калырга кирәк. Кеше сүзенә карама, көнләшеп язалар», «Шулкадәр килешә күлмәгең, Барби курчагы кебек», — дип комментарий калдырганнар Зинираның күлмәген бәяләп.

«Тагын да кыскарак кия алмадыңмы?», «Бала-чага туфли киеп уйный бит әле, нәкъ шуңа охшагансыз», «Сез бит әни кеше, килешми», «Зинира чалбар кияргә оныткан бугай», Зинира, күлмәгеңне кеда яки кроссовки белән кисәң, килешлерәк булыр иде», — дип язган икенче төркем инстачылар.

«Ризатның чалбары шәп», «Ризат супер», «Синең кебек акыллы, матур иргә килешеп бетми мондый чалбар», — дип бәя биргән инстачылар.

«Уф, бу авыл әбиләре… Өйрәнделәр бит телефонда утырырга», — дип бөтен инстачыларны ачуланган берәү.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Килештереп кисэн килешэ ул Элеккенэ бит 35 яшьтэ олы хатын булып саналган Алар эле яшь кисеннэр может ул больше бердэ кимэс Доньясы шундый модасы Элек ботен илдэ серый и кара тос иде Э хэзер аллага шокер Только меру надо знать Яратам бу парларны Бэхетле булыгыз унышлар Сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100