Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә кирәк андый ир?» - Миләүшә Сабирова артист хатыны булуның авыр якларын сөйләгән

«Башка кешеләрнең телефонында «Алисә» яки «Сири», ә Данирныкында «Миләүшә». Ул гына барлык сорауларга җавапны белә, — дип язган Данир Сабировның тормыш иптәше.

news_top_970_100
«Нигә кирәк андый ир?» - Миләүшә Сабирова артист хатыны булуның авыр якларын сөйләгән
Рамил Гали

Данир Сабировның хатыны Миләүшә артист хатыны булуның авыр якларын сөйләгән. Аның фикеренчә, теләсә кайсы ир-ат хатын-кыз игътибарына мохтаҗ. Ә артист ир-ат үзенә икеләтә күбрәк игътибар таләп итә.

«Башка кешеләрнең телефонында „Алисә“ яки „Сири“, ә Данирныкында „Миләүшә“. Бары тик ул гына барлык сорауларга да җавапны белә», — дип язган Миләүшә.

Данир өйдә вакытта Миләүшә дә өйдә торырга тиеш, югыйсә, иң уңайсыз моментта ул үзенең кызыл каешын яки ак футболкасын сорап шалтыратырга мөмкин. «Мин, Ванга кебек, шул минутта аларның кайда икәнлеген әйтеп бирергә тиеш. Дөрес әйтмәсәң, гаепле булып каласың», — ди артист хатыны.

Миләүшә төрле матурлык процедуралары ясатып ятканда Данирның такси чакырырга яки парковка өчен түләргә кушып шалтырата торган гадәте дә бар икән.

«Элек азык-төлек артыннан да бармый иде. Ә хәзер барлык сатучыларның телефон номерларын алды. Мин «азык-төлек кирәк» дисәм, шалтыратып заказ бирә. Алар тутырып, әзерләп куйган пакетларны гына барып ала.

Иҗат кешеләре башка дөньяда яши. Аларның чынбарлыкка керәселәре дә килми. Һәрвакыт эш, яңа концерт номерлары, җырлар яздыру турында уйлап йөриләр.

Юк-юк, мин зарланмыйм. Мин аны барлык җитешсезлекләре һәм уңай яклары белән яратам», — дип яза Миләүшә Сабирова.

Миләүшәнең инстадуслары бу сүзләр барлык ирләргә дә кагыла дигән фикергә килгән. «И, бөтен ирләр бер төрле, әйеме?», «Миләүшә, мин артист хатыны түгел. Ләкин син миңа бер яңалык та ачмадың», «Минем дә ирем гел Данир кебек икән» — дип язганнар.

«Данир белән аралашып алырга туры килде. Ул чынлап та башы-аягы белән иҗат кешесе! Сокланырлык иҗат кешесе! Димәк, сез, Миләүшә, тормышта аның маягы. Үземнән беләм. Артта тыл булмаса, иҗат белән яшәп, янып булмый», — дип тә комментарий калдырганнар.

«Ой, ой, әйтерсең иҗат кешеләре генә шундый. Имеш, концертын уйлап йөри. Нигә кирәк андый ир, йон кыркытып яткан җирдән сикертеп торгыза торган! Үзе эшләсен, әллә кем булган берәү», — дип Данирның кирәген биргән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100