Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова акчагыз күп диючеләргә: «Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр»

Җырчы яңа гына мичтән чыккан сый тотып төшкән фото куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова акчагыз күп диючеләргә: «Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр»
Салават Камалетдинов

«Көне буе аш бүлмәсендә мәш киләбез.

Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы.

Хәзер иртәгә нәрсә пешерергә дип, теләкләрен яудырып утыралар.

Вәт рәхәт чаклар!» — дип язган ул.

«Тапкансыз мактаныр нәрсә. Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсыннармы?» — дип ачуын белдергән канәгать булмаган инстачы.

«Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр», — дип җавап кайтарган Гүзәл Уразова.

«Шарлотка пешерергә күп акча кирәкми. Теләк кенә кирәк», «Дөрес әйтәсез, күктән акча яуганны көтеп ятсаң, теләгән ризыгыңны ашый алмыйсың инде. Бу заманда ялкау булмаган кешегә эш табуы кыен түгел», — дип яклаганнар җырчыны.

«Менә шушы карантинда әйбер пешерә-пешерә, үзебез кабартмага әйләнеп бетмәсәк ярый инде», — дип кайгыручылар да, «Артист балаларыннан да бәхетле кешеләр юктыр хәзер. Ниһаять, вакытларын әти-әниләре белән үткәрәләр», — дип шатланучылар да булган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Көне буе кухняда мэш килэбез. Буген бездэ :балалар сораганча -пицца, хәм алма пирогы. Хэзер иртэге көнгэ нэрсэ пешерергэ диеп,заявка биреп утыралар. ?? Вот рэхэт чаклар?☺️?? Р:s 4апрель көнне безнең ютуб каналында Кремль концертын курсэтэбез . Рәхим итеп карагыз? Добрый день мои дорогие ❤️ Сегодня целый день готовим на кухне. Как всегда не обошлись без любимой "Пиццы" для детей. И "Шарлотка из яблок" на десерт. Вот сейчас сидят кушают,а сами на завтра делают заказ,что приготовить ? Вот счастливые времена ? Р:s 4апреля на нашем ютуб канале мы впервые покажем Кремлевский концерт.?Ждём Вас всех ❤️ #гузельуразова #яблочнаяшарлотка #пиццадомашняя #ойдэутыр #covid19 #коронавирус #сидимдома #оставайтесьдома

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100