Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көлдереп үтердегез» - Гүзәл Уразова Әнвәр Нургалиевның килене булган

Әнвәр Нургалиев Гүзәл Уразова белән биегәнен видеога төшереп, Инстаграм битенә урнаштырган. Инстачылар җырчыларның өздереп биюләрен рәхәтләнеп күзәткәннәр.

news_top_970_100
«Көлдереп үтердегез» - Гүзәл Уразова Әнвәр Нургалиевның килене булган
Салават Камалетдинов

«Хәерле көн, дусларым! Альберт абыйны туган көне белән котладык! Бик күңелле юбилей булды. Гүзәл Уразова белән биербез дип бер дә уйламаган идем. Илдар белән без бер районнан, шуңа Гүзәлгә мин килен дип дәшәм», - дип язган җырчы.

Инстачылар комментарийларын кызганмаганнар.

«Ничава биисең икән син, абзый!» — дип язган Әбри Хәбриев.

«Әнвәр, мин сиңа килен булгач, син миңа кем буласың инде?” - дип сораган җырчы Гүзәл Уразова.

«Кайната була», — дип җавап биргән бер инстачы.

«Тамада шәп!», «Шундый матур, ихлас көләсез», «Шуры-муры», «Көлдереп үтердегез, афәрин», «Матурлар, күз тимәсен», «Әнвәр абый, шәп! Сезгә дә ял итәргә кирәк!», «Бер дә кызык түгел», - диючеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100