«Иң мөһиме, җаным, гомерлек булсын!» - Чулпан Йосыпованың никахы булды

Җырчы Инстаграм битендә никах фотолары белән бүлеште.

Чулпан Йосыпова сөйгәне Фидан белән 3 июльдә никах укытканнар. «Көтеп алынган бәйрәмебез үтеп китте. Иң мөһиме, җаным, гомерлек булсын!» — дип язган ул.

«Котлыйбыз, бәхетле булыгыз!», «Бер-берегезне хөрмәт итегез», «Парлы булып үтегез тормыш дигән олы үзәнне», «Ниахыгыз гомерле булсын», — дип теләкләрен яудырганнар җырчының инстадуслары.