Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болай булсаң, барып чыгасың син» — Гөлназ Сәфәрованы әбисе ачулана

Гөлназ озак йоклый, керләрен дә дөрес элми икән, әбисе аны сайлауга барып тавыш бирүен дә контрольдә тоткан.

news_top_970_100
«Болай булсаң, барып чыгасың син» — Гөлназ Сәфәрованы әбисе ачулана
Владимир Васильев

Гөлназ Сәфәровага авылдан әбиләре килгән. Бу турыда ул инстаграмга язып куйды.

Хәзер әбисе Гөлназны өйрәтеп, тикшереп китә икән.

«Ревизорро отдыхает», — ди Гөлназ һәм әбисенең тәнкыйтен санап чыга:

  • тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә,
  • телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә,
  • соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең ди,
  • ипине дөрес җирдә сакламыйм икән,
  • кичә аягыңа ник укол кадаттың дип ярты көн ачуланды, «болай булсаң, барып чыгасың син, кызый» дип ачулана ул,
  • керләрне дөрес элмисең ди. Киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде (мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан эләргә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп эл ди,
  • бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә ди,
  • бүген барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты.

Гөлназның әбисе ТНВдан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел икән әле. Өстәвенә, ул фотога төшми. «Көчкә төштек, төшмим, мине куйма ди», — дип яза Гөлназ.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ӘБИ КИЛДЕ? . Ревизорро отдыхает. - тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә? - телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә? - соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең ди ? - ипине дөрес җирдә сакламыйм икән? - кичә аягыңа ник укол кадаттың дип ярты көн ачуланды, "болай булсаң, барып чыгасың син, кызый" дип ачулана ул)) - керләрне дөрес элмисең ди, киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде ( мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан элергә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп эл ди? - бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә ди - бүген барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты? - тнв дан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел☝? - фотога көчкә төштек, төшмим ди, мине куйма ди. . Мировой ӘБИ - ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно? Картайгач, шундый ӘБИ буласым килә!

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

«Мировой әби — ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно. Картайгач, шундый әби буласым килә!» — ди Гөлназ.

Инстачылар бертавыштан бу теманы күтәреп алган, күбесен шулай әниләре, әбиләре, карт әниләре тикшереп, өйрәтеп тора икән. Шунда «олыларны хөрмәт итәргә кирәк» дип өйрәтүче дә табылган.

«Син дә шундый буласың инде бераз картаеп киткәч», — дип язалар Гөлназга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100