Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Градуслы склад, шәп суыткыч» - Җәвит Шакиров серле коесын күрсәтте

Җәвит Шакиров коеда саклана торган шешәләрен күрсәтеп, видео төшергән.

news_top_970_100
 «Градуслы склад, шәп суыткыч» - Җәвит Шакиров серле коесын күрсәтте
Рамил Гали

Атаклы юмор остасы коедан эчемлекләр тулы чиләк чыгарды. «Шушы бакчамда видео төшергән саен, „коегызның суы бармы соң, шуннан су эчәсезме?“ — дип сорап, теңкәгә тияләр. Бар, җәмәгать, коеда су бар. Менә сулары шушы. Әлегә. Болары Зөлфия Шакировадан яшереп куйган запаслар. Бакчада эшләгәндә. Сусыз кое булмый ул, җәмәгать. Һәр нәрсәнең кирәге чыга. Бу минем җәйлеккә суыткыч, тайник. Заначкалар барысы да шунда», — дип сөйләде ул.

«Җәвит, акчаны да шунда саклыйсызмы?» — дип кызыксынган бер инстачы.

«Зөлфиягә әйтәм», «Градуслы склад», «Көлеп хәлем бетте», «Шәп суыткыч, башы эшли, чукынчык», «Заначканың кайда булуын әйтергә ярамый, коегыз корый күрмәсен», «Һәр нәрсәнең җае бар, коеның да мае бар», — дип яза артистның тугры тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100