Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«15 ел йөрәк елый» - «Болгар кызлары» төркеме Диләрә Мөбәракшинаны искә алды

«Болгар кызлары» төркеме кызлары 15 ел элек вафат булган солистка Диләрә Мөбәракшинаны искә алдылар. Аңа нибары 17 яшь булган.

news_top_970_100
 «15 ел йөрәк елый» - «Болгар кызлары» төркеме Диләрә Мөбәракшинаны искә алды
Расих Фәсхетдинова

Җырчы Айгөл Зәйнуллина Диләрә белән төшкән фотолар урнаштырган. «Диләрә…синең безнең белән булмавыңа 15 ел. Рәхимсез үтерүче гомереңне тартып алган, шул каһәр суккан көннән 15 ел узган. Фаҗига. Вакыт узса да, әнисенең, якыннарының йөрәктәге әрнү-газапларын, сызлануларын берни дә баса алмас. Әле кичә генә кебек, синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырулар, серләшүләр. Кадерле, якын кешем! Теге вәхшидән саклап кала алмаганыбыз өчен кичер безне. Ул вәхшиләргә берни булмый, яшиләр, алар беркемгә дә кирәкми. Гадел хөкем һәм дөреслек юк!

Тыныч йокла. Беләм, син янәшә! Йөрәк елый! Яратабыз, онытмыйбыз!

Диләрә Мөбәракшина (16.12.1987 — 03.04.2005)», — дип язган «Болгар кызлары» төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллина.

17 яшьлек Диләрә Мөбәркашинаны төрмәдә утырып чыккан ир-ат өенә кайтып барганда Казан урамында пычак кадап үтергән иде.

«Үтерүче инде 3 ел иректә, ә Диләрәне кайтарып булмый», — дип комментарий калдырган «Болгар кызлары» төркеменең элекке солисткасы Камилия Мифтахетдинова.

«Шундый чибәр! Яшисе дә яшисе! Кызганыч, ниндидер вәхши кеше өчен кемнеңдер газиз баласы китеп баруына. Инде күпме вакыт үтеп киткән! Диләрәнең урыны ожмахта булсын! Рухы шат булса иде, хәзер аңа дога гына кирәк», «Хәтерлибез. Урыны ожмаhта булсын», — дип язалар инстачылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Диляра...15 лет как нет тебя рядом ...15 лет с того самого проклятого дня, когда бесжалостный убийца лишил тебя жизни,именно в это время. Трагедия. Ни время,ни года не смогут притупить ту боль в сердце, боль матери, боль родных ,боль близких...тебя нет! 15 лет...Как будто вчера мы только говорили с тобой по душам,делились самым сокровенным ,родной мой человечек! Прости меня,прости нас,что не смогли уберечь тебя от нелюдя! Таким ничего,они живучие и Богу такие не нужны! Правосудия и справедливости нет! Но я уверена,гореть ему в аду ! Вечно! А ты спи спокойно ? Я знаю,что ты рядом! Сердце плачет! Любим и помним! Всегда... ДИЛЯРА МУБАРАКШИНА 《16.12.1987-03.04.2005 》

Публикация от Айгуль Зайнуллина (@aigul.zainullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100