Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов: «Коронаны оныттык»

Җырчы Кызыл диңгез буйларына ял итәргә киткән.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов: «Коронаны оныттык»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов гаиләсе белән Мисырда ял итә. Кояшлы фотоларын җырчы инстадусларына да күрсәтеп бара.

«Безнең яллар, Аллаһка шөкер, маскасыз үтә. Коронаны оныттык. Бөтен дөнья монда минем футболка төсендә. Бүген аеруча яхшы һава, җилнең тыны да юк. Сагындырган диңгез… Бу ковид белән икенче ел беркая барган юк иде», — дип яза ул.

Җырчының инстаграм дуслары Хәйретдиновларга матур яллар теләгән. Вирус котырган вакытта чит илдә йөрүен гаепләүчеләр дә бар. «Коронавирустан курыкмыйлар да, кая барырга белмичә, чабалар да чабалар»;

«Ковид шул сезнең кебекләр йөреп торганга һаман бетмәде», — дип язганнар.

«Гомер буе куркып яшәп булмый бит. Өстәвенә, ковид белән чирләдек. Вакцинабыз бар», — дип җавап кайтарган ул андыйларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100