Вадим Захаров «японский запарай» алып җибәргән — видео | intertat.tatar

Вадим Захаров «японский запарай» алып җибәргән — видео

Ап-ак төсле машинаның ишеге дә текә — өскә таба ачыла.

Җырчы Вадим Захаров инстаграмдагы сәхифәсендә яңалыгы белән уртаклашты. «Запарайда йөргән юк иде әле», — дип яза ул.

Видео кадрларында ап-ак карлы юлдан ап-ак төсле «Запорожец» машинасы килә. Урман буйлап бераз баргач, ул туктый. Автомобиль ишеге дә гадәти түгел — ул өскә таба ачыла. Аннары Вадим үзе күренә. «Сыеп булмый», — дия-дия ул машинадан чыга.

«Машина алып җибәрдек әле. Японский», — ди ул.

Инстачылар машинаны котлыйлар.

«Эх, без әрәм иткәнбез, чеби үстердек. Менә бит нинди текә машина булган», — дип яза бер инстачы.