Айгөл Бариеваның кызы матурлык бәйгесендә Татарстан данын яклаячак

Айгөл Бариеваның кызы матурлык бәйгесендә Татарстан данын яклаячак
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның кызы Айлинә "Россия студентлары чибәре" илкүләм бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. Бәйге 13-17 ноябрь көннәрендә Ростов-Дон шәһәрендә үтәчәк, дип сөенечен уртаклаша Айгөл үзенең инстаграмында.

Айлинә моңа кадәр республикада узган бик күп матурлык бәйгеләрендә җиңде инде. "Татарстан студентлары чибәре" конкурсында җиңү аңа илкүләм турга юл ачты.

Чибәр кызыбыз өчен җан атып торыйк!