Ярамир Низаметдинов өйләнгән!

Опера җырчысы, "Санкт-Петербург опера" театры солисты Ярамир Низаметдинов Инстаграм битендә татар кызына өйләнүе турында язган.
"Без барыбыз да беләбез, гаилә ул - социаль институт, җәмгыятьнең төп күзәнәге, илнең үсеше гаиләгә бәйле. 2019 елның 30 августында рәсми рәвештә яшь Низаметдиновлар гаиләсе теркәлде, һәм без Бөек дәүләт үсешендә мөһим роль уйнарга сүз бирәбез", - дип язган Ярамир Низаметдинов.

Кәләш - Асия исемле татар кызы, һөнәре буенча рәссам.
 
"Матурлар шундый! Бәхетле булыгыз", "Зур мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашу телим", "Бәхет һәм күп балалар", "бу сезнең бәхетнең әле башы гына булсын", - дип язганнар җырчыга.