«Әллә кем булып сөйләшмә!» - Җырчы Рузилә Хәертдиновага шелтә белдергәннәр

Яшь җырчы Рузилә Хәертдиновага инстачылардан күңелсез эчтәлекле хатлар килә башлаган.

Бер ханым җырчының күлмәген ошатмаган. «Фу. Үзең матур, тик күлмәгең килешми. Мин беләм сине. Әллә кем булып сөйләшмә, Минзәләдән ерак китә алмыйсың инде. Үзебезнең авыл кызы. Әле туганнар да без», — дип язган ул Рузилә Хәертдиновага.

«Ә сезнең киемегез дә, үзегез дә хәйран калырлык. Сез үзегез Минзәләдән ерак киттегезме  соң?» — дип җавап кайтарган җырчы. «Соңгы арада бигрәк күбәйделәр әле җыен стилистлар», — дип ачуланган ул.