Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин абыйсыннан Казанга качмакчы булган

Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин абыйсының тракторын сазга батырган. 

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин абыйсыннан Казанга качмакчы булган
Илнат Фәрхуллинның инстаграм челтәреннән

«15 елга бер тапкыр абыйдан трактор алып тордым. Печәнгә төшмәкче идем. Батырдым. Нишләргә? Казанга качаргамы? Абыйны көтәргәме?» — дип киңәш сораган ул инстадусларыннан. 

Иң акыллы киңәшне иҗатташ дустына Рифат Зарипов биргән. «Мин түгел диген. Мин килгәндә шунда тора иде дип әйт», — дигән ул. 

«Казанга кач, абыең арт сабагыңны укытыр»;

 «Коткаручыларны чакырт, абыең белми дә калыр. Алар трактор чыгарган арада җыр язып бирсәң, акча да сорамаслар», — дип киңәш биргән кайбер инстадуслары. 

Җырчы Фирдүс Тямаев та сазга баткан тракторлар чыгарышып йөргән иде. Шуны искә алып, берсе Илнатка Фирдүскә шалтыратырга киңәш иткән.  

«Илнат, иң яхшысы - син җырлар гына яз, яме», — дип киңәш иткән җырчыга икенче виртуаль дусты, һәр кешенең үз эше белән шөгыльләнүе хәерле булуына басым ясап. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100