"Мунчага кил": Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар

Җырчы егетне төн кунарга кызлар чакыра башлаган. Илназ шикләнә башлаган.
Илназ Гарипов соңгы арада Интернетта күп яза башладылар, дип сөйли. "Соңгы арада бик адекват булмаганнары да пәйда булды. Алар берничә. Аптырагач, инстаграм челтәренә дә элә башладым. Кемдер баласына әти булырга, кайсыдыр төн кунырга чакыра. Ябып куеп та карадым. Алар, икенче аккаунт ясап, шуннан язалар", - ди.

Илназ үзеннән бәби табарга теләгән кызларның язмаларын да элгән. Илназны яраткан кыз егетне үзенә дә чакыра, мунчага да чакыра, килергә дә риза. "Кайчанга кадәр мине газапларсың" ди ул Илназга. "25 кә кадәр бала кирәк" дип срок та куйган, ни өчен икәнен дә аңлаткан - "Потом син старый буласың".