Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира һәм Ризат Рамазановлар коронавирустан качып авылга кайткан

Иҗади гаилә авылда төшкән видео куйган.

news_top_970_100
 Зинира һәм Ризат Рамазановлар коронавирустан качып авылга кайткан
Салават Камалетдинов

Җырчылар Зинира белән Ризат Рамазановлар коронавирустан качып авылга кайткан. Ризат тавык канатлары һәм вак балык кыздыра.

Әти-әниләренең ялы булуга кызлары Айзиләнең куанганы күренә. «Без шашлык, балык кыздырабыз. Мунча ягабыз, җыештырабыз, ботка ашыйбыз. Аннары рәхәтләнеп Казанга китәбез», — дип шатланып сөйли ул.

«Матур кыз, күз тимәсен! Балачакта яз көне ятьмә белән тоткан шушындый балыкларны әни мичтә куырып ашата иде. Аның тәме!»;

«Кызыгыз сезне уздыра, сөйләм теле искиткеч, күз тимәсен»;

«Оста бу кыз», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Фатирда утыручылар, кайтырга урыннары яки мөмкинлекләре булмаган кешеләр, карантинда утыручылар хозурына мондый видеолар кую дөрес микән? Ничек уйлыйсыз?»;

«Җәй көне эзегез дә булмас әле. Эшләргә эш булмаганда гына кайталар хәзер авылга», - дип комментарий калдыручылар да бар.

«Алар эшли дә, ял да итә белә. Ике якка да кайтып эшләгәннәре белән дә таныштырып торалар», - дип яклап чыккан берсе иҗади гаиләне. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100