Тинчурин артисты Резедә Сәләхова ире Артем Пискуновның пеләш башын күрсәтте | intertat.tatar

Тинчурин артисты Резедә Сәләхова ире Артем Пискуновның пеләш башын күрсәтте

Артист инстаграм сәхифәсендә эксклюзив видео белән уртаклашты.

Тинчурин артисты Резедә Сәләхова ире Артем Пискуновның пеләш башын күрсәтте. Видеода пеләш башлы артистны улы да танымады. Бала куркып калды.

Бактың исә, Артем Пискунов «Әпипә» фильмында төшкәндә парик кына кигән булган икән.

Инстачылар баланы кызганып, хәтта елаган. «Олыларга кызык инде. Балага киресенчә», «Баланы кызганып, күземә яшь килде», «Курыккан бит балакай», «Бала шок хәлендә», — дип комментарий калдырган алар.