Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында сәдака салганнан соң юл догасы укый торган тартма урнаштырылган

Олы Бакырчы авылы зираты янында тартма урнаштырылгач, сәдака салучылар күпкә арткан.

news_top_970_100
Апас районында сәдака салганнан соң юл догасы укый торган тартма урнаштырылган
Азат Мөхәммәтҗанов

Апас районы Олы Бакырчы авылында юл буена сәдака салучыларга юл догасы укый торган тартма урнаштырылган.

Мондый тартма Татарстанда беренче, ди шушы авыл кешесе, журналист Азат Мөхәммәтҗанов. Ул зират янына урнаштырылган. Үткән кешеләр тартмага сәдака салса, ул юл догасын укый башлый.

Бу тартманы шушы авыл кешесе Заһир Габидинов эшләгән. Ул аны башта тартма гына итеп ясаган, аннары аен куйдырган. Соңыннан инде дога укый торган итеп ясаганнар.

— Мин Урта Балтай сельпосында эшлим, һәр көнне эшкә китәм, кич кайтам, — дип сөйли Заһир Габидинов. — Сәдака савыты ясап куйсам, авыл халкы үзенә үзе булышыр иде, дип уйлап эшләнгән нәрсә.

Ничек матуррак булыр икән дип уйлап йөрдем. Башта тартмасын эшләп куйдык, аннары ямьлерәк булсын дип мәчет итеп эшләдем. Токарьлар бик ярдәм итте, кешеләр ярдәме белән килеп чыкты, — ди ул.

Заһир Габидинов тартманың серен сораучыларга ярдәм итәргә әзер. Мондый тартмалар һәр авылга куелсын, ди ул.

Бу тартманы авылның имам-хатыйбы Шәүкәт Гайнетдинов та хуплаган.

— Мәчетнең чыгымнары күп, Олы Бакырчы — зур авыл, Апас районында икенче урында. Дүрт зират, барысын да карап торырга кирәк. Хатыйп абый улы Заһир ясаган сәдака тартма урнаштырылгач, сәдаканы күпләп сала башладылар. Заһирны һәр җомгада истә алам, шушы дога укый ясаган тартманы ясаганнан бирле мәчет иркен яши. Зират тирәсен, 900 меңгә якын түләп, әйләндереп алдык. Капкасын, тирә-ягын эшләп чыктык, — ди имам-хатыйп Шәүкәт Гайнетдинов. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100