Коръән ашына барган Гүзәл Идрисованы өйрәтәләр: "Карадан киенмә, уранма!"

Гүзәл Идрисова туганнары белән ашта булуы хакында язган.

"Бүген Казанда туганнар белән бик изге ашта очраштык әле, - дип яза Гүзәл Идрисова. - Туйганчы аралашып, тәмле чәйләр эчеп, күңелгә рәхәт булып китте. Ярый әле туганнар бар дип яшәргә кирәк, бер-береңә тернәк булып, бер-береңә кирәк булып".

Гүзәлнең укучылары - бар да стилистлар ахырысы. Аны өйрәтә башлаганнар.

"Гүзәл, бик матурсың, ләкин сиңа төсле киемнәр килешәрәк төшә".

"Гүзәл, ник карадан киендең? Бер дә килешми. Кунаклар арасында бер син аерылып торасың. Синең әллә никадәр матур киемнәрең, ки шуларны. Изүе ябык булса, җиңе озын булса, шулай да ярый бит. Уралганны яратмыйм".

"Татар гомергә актан киенгән юк чакта да".

"Коръән ашларына кап-кара кием килешми, яшьләр мәҗлесе түгел".

"Ник кап-карадан киендең? Руслар гына шулай. Иҗатыңны яратам, әмма моның өчен кәефем кырылды".

"Бәләкәй чактан хәтердә аш үткәргәндә иң матур киемнәрне киеп, матур якты яулыклар бәйләп куя идек. Әбиләр дә ак яулыклардан матур күлмәкләр киеп киләләр иде ашка, бер кара кием кигән кешене дә күргәнем булмады ашта".