Троллейбуста Элвин Грейның "Уфтанма" җырын җырлыйлар

Кичә "Татнефть-Арена"да Элвин Грей-Радик Юльякшинның концерты булды.
Элвин Грей концертында булганнан соң троллейбуста кайтып баручылар җырчының "Уфтанма" җырын җырлый башладылар. Троллейбусның алдагы өлешендә булган егет җырлый башлагач, үзара русча гына сөйләшеп барган башка пассажирлар да татарча җырга кушылды. 

Җырлап бетергәч, алар җырчыны "Элвин Грей - молодец!", "Текә җырчы!" һәм башка сүзләр белән хуплады. Шулай ук: "Менә бит нинди булдыклы егет, бөтен троллейбусны татарча җырлатты", - дип тә сөйләштеләр.