"Нинди матурлар, ирең төньякта, вакытны бушка уздырмыйсың" - Элвин Грей белән фотога төшкән Гүзәл Әхмәтованы бәялиләр

Башкортстанның атказанган атисты Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей белән бергә төшкнә фотосын Инстаграм битендә урнаштырган. Кайбер тамашачылар аларны хәтта кавыштырып та караган.
"Әлмәт шәһәреннән ялкынлы кайнар сәлам. Радик белән профсоюзлар бәйрәмендә", - дип язган Гүзәл Әхмәтова.

"Сезнең арада ниндидер мөнәсәбәтләр бармы?" - дип сораганнар. Гүзәл исә: "Әлбәттә, юк", - дип җавап биргән.

"Әгәр кияүдәге хатын-кыз ир-ат белән фотога төшсә, бу әле алар арасында мөнәсәбәтләр бар дигән сүз түгел...Алар иҗади кешеләр", "ирең төньякта, вакытны бушка уздырмыйсың", "нинди матурлар", "әгәр иреңне яратсаң, андый уй башка да килми, әйеме, Гүзәл", "Радик мине шулай кулдан тотып тошсә, әйтерләр иде мине дә иреннән аерылган, у них отношение, дип", "кияүгә чыкты ич. Баласы бар яисә аерылган", "ул кияүдә түгел", - дип язып калдырганнар язылучылар.